Чирмешәнлеләр Корбан бәйрәменә әзерләнә
Байлыгы һәм мөмкинлеге булган һәрбер мөселман кешесе өчен корбан чалу ваҗиб (тиешле) гамәл санала. Татарстан Мөселманнары Диния нәзарәтендә казыйлар һәм голәмалар шурасы әгъзалары быел нисаб күләме 17 мең сум дип килештеләр. Гаиләдә артык 17 мең сум акча булганда, корбан чалу мәҗбүри.