Чирмешән районында соңгы 4 елда 103 кече ферма оешкан
Республика программасы гамәлгә кергәч, 2015 елдан башлап, районда сөтчелек юнәләшендәге 103 кече ферма оешкан, бу эшкә 18,7 миллион сум акча алынган. Әлеге 103 шәхси хуҗалыкның 82 се кече ферма төзегән һәм 200 әр мең сум, ә 21 се микро-ферма төзеп, дәүләттән бирелгән 120 меңәр сум субсидияле булганнар.