Китапханәче – иҗади һөнәр
Кайвакыт, китапханәче булу бик ансат, аның өчен күп белем дә кирәкми, дигәнрәк фикерләр ишетергә туры килә. Күпләр китапханәче булып теләсә кем эшли ала дип уйлый һәм китапханәчегә укырга кирәклеген белгәч гаҗәпкә калалар. Хәзер китапханәләр эшчәнлегенә яңа технологияләр үтеп керә. Замана белән бергә атлар өчен “укырга, укырга һәм укырга” кирәк. Электрон документлар йөртү, аралашу системасында да мәгълүмати навигатор булу шарт. Китапханәдә электрон каталоглар киңрәк кулланыла бара.