Чирмешән районында 5 мең гектарда чәчү үткәрәсе калды
Районның кайбер авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә чәчүлекләрне тәрбияләү, чүп үләннәренә һәм корткычларга каршы химик средстволар сиптерүгә керештеләр. “ЧИРМЕШӘНАГРО”да 400 гектарда гербицидлар белән эшләгәннәр дә. Монда бөртеклеләрне дә тамырдан тукландыралар.