Лашманда яшәүче юбиляр кушаматы белән дә горурлана
-Без яшәгән урамны “Каргалар урамы” дип тә йөртәләр иде, - ди шушы көннәрдә генә 90 яшен тутырган Шаһидә әби Гыйләҗетдинова. Ул Лашманда гомер итә.
-Шулай дип газетага язсам, үпкәләмисеңме? – дим әңгәмәдәшемә.
-Нәрсәгә ачуланыйм, безнең кушаматны белмәгән кеше юк, - дип җавап кайтарды Шаһидә әби.