"Безнең Чирмешән" газетасы - Чирмешән районы
"Коммуналь хезмәтләр өчен түлим дип почтага кергән идем, ә анда чират, ике сәгатькә якын басып торырга туры килде", - дип белдерде Чирмешәндә яшәүче өлкән яшьтәге бер ханым. Ул редакциягә үк килде.
11-17 февральдә район полиция бүлекчәсендә 24 хәбәр кабул ителгән, 5 җинаять эше кузгатылган.
Нурлат аграр техникумының Чирмешән филиалы ике атна дәвамында кунаклар кабул иткән. Монда, график нигезендә, район мәктәпләренең 9 нчы сыйныфларында белем алучы 274 укучы булып киткән.
Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 30 ел тулу уңаеннан районыбызда гомер итүче сугышчы-интернационалистларны район үзәгенә җыеп хөрмәтләделәр, тәбрикләделәр. Яшьли ут эченә кергән, үлем белән күзгә-күз очрашкан егетләр зурлауга бик лаек. Яшь буын да бу хакта белергә бурычлы.
0