"Безнең Чирмешән" газетасы - Чирмешән районы
Шәһәрне төзекләндерү мәсьәләләрен хәл итү өчен үзәк һәм ил төбәкләренең уртак эше кирәк, дип билгеләп үтте Россия Президенты.
Пенсия алды яшенә җитү белешмәләрен 2019 елдан республиканың күп функцияле үзәкләрендә алырга мөмкин.
Бөгелмәдә яшәүче якташыбыз Габдулла Латыйпов Чумачкадан Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлары хөрмәтенә куелган һәйкәлне яңарту, анда тагын берничә кешенең исем-фамилиясен язу кирәклеге турында хат җибәргән.
Иске Элмәле мәдәният йорты каршындагы “Ивушки” ансамбле Казанда узган Александр Котков исемендәге рус хор музыкасы фестиваленнән лауреат Дипломы белән кайттылар.
Чирмешәннән 3 яшьлек Илмир Глүмов башланып кына килүче тормышында тәүге грамотасын алды. Узган атна шимбәсендә “Татарстан чаңгы юлы - 2019” кысаларында безнең районда үткән ярышта катнашкан бу иң яшь чаңгычыны бүләк белән дә сөендерделәр.
0