Чирмешән инвалидлар җәмгыятендә “Тылсымлы бүлмә” ачылды
Район инвалидлар җәмгыятендәге “Тылсымлы бүлмә”дә ниләр генә юк, хәтта махсус өстәлдә комнан рәсем ясарга да була. Әлеге бүлмәгә беренче кунаклар - балалар сәнгать мәктәбенең рәсем сәнгате бүлекчәсе укучылары нәкъ менә бу эшнең серләренә төшенергә, мастер-класска килделәр.