“Мин сине шундый озак көттем, әнием!” [тормыш хәле]
Балалар йортына дүрт яшьлек малай китерделәр. Кара күзләрен түгәрәкләндереп, туп-туры карап торучы бу гөнаһсыз сабый яныннан берәү дә тыныч кына узып китә алмады. Хәтта иң усал тәрбияче Галия апа да Кәрим атлы бу балага тавышын күтәрмәде. Сөйкемле сөяге бар иде баланың.