Чирмешән укучылары, рәсем ясап, нәфесне тыярга өндиләр
Районның мәктәп балалары коррупциягә, ришвәтчелеккә каршы темага рәсемнәр ясады. Иҗади эшләр олыларны уйланырга мәҗбүр итә. Уйланырга гына түгел, намуслырак, кулга чиста булырга, нәфесеңне тыярга өнди. Рәсемнәр бәйгесенең исеме дә бит “Намуслы яшәргә кирәк!” дип атала.