«Мәңгелеккә киткән улыма хат»
Улым, синең мәңгелеккә киткәнеңә быел дүрт ел була. Шушы дүрт ел эчендә бер генә минутка да исемнән чыкканың юк. Сине ничек дөньяга китерүемне, беренче тапкыр күзләреңә каравымны, кулыма алуымны, беренче тапкыр өебезгә ничек кайтуыбызны мин әле дә хәтерлим.