Чирмешән автоинспекторлары исерек хәлдә машина йөртүче ике шоферны туктатканнар
Узган атнада ЮХИДИ инспекторлары автотранспорт белән исерек хәлдә идарә иткән тагын ике машина йөртүчегә карата беркетмә төзегәннәр. Аларның берсе иртәнге 10да ук аек булмаган, икенчесе “чирткән” килеш машинасы белән әйләнеп үк капланган.