Чирмешән хатын-кызларын Казан артистлары да тәбрикләде
Районыбыздан йөзләп хатын-кызны, Чирмешән үзәк ашханәсендә табыннар корып, артистлар дәшеп, кунак иттеләр. Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан оештырылан әлеге бәйрәмдә кайбер гүзәл затлар "Ел хатын-кызы" бәйгесе номинацияләрендә дә бүләкләнде.
"Сугыш чоры балалары" номинациясендә, Туймәт авылында әүвәл сыер савучы, аннан хат ташучы булып эшләгән, тол калып, сигез бала үстергән Заилә апа Әшрапова...