Чирмешәндә сыерлар күбәйгән
Быел апрель, май, июнь айларында райондагы шәхси хуҗалыклар барлыгы 898,5 тонна сөт тапшырган. Узган елгы шул чор белән чагыштырганда әлеге күрсәткеч 25 процентка күбрәк. Сөт сатып, райондашларыбыз 10 миллион 781 мең сум акча эшләгәннәр.
Шушы көннәрдә район үзәгендә сөт җыючылар һәм сөт тапшыручыларның традицион слеты булып үтте, анда кабат иң...