Чирмешәннең «Каенкай» балалар бакчасында сабантуй узды
"Каенкай" балалар бакчасында (Чирмешән) быел сабантуйны яңа мәйданда уздырдылар.
Яңа урын булса да, балалар һәр ярышта бик теләп катнаштылар, егылдылар - тордылар, финишка ашыктылар. Кашыкка йомырка куеп, капчык киеп тә йөгерделәр, сулы чиләк тотып узыштылар, аркан да тартыштылар. Һәр уенда катнашу өчен чират булды.
Милли көрәштә катнашырга теләүче малайлар саны...