Чирмешәндә инвалидларга бушлай концерт күрсәттеләр
Инвалидлар декадасы кысаларында район мәдәният йортында "Чын йөрәктән" исемле хәйрия концерты узды.
Кызганычка каршы, исән-сау кешеләр белән беррәттән, сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр күп. Безнең районда шундый 1890 кеше яши. Алар арасында исән кеше дә көнләшерлек, тулы канлы тормыш белән яшәүчеләр аз түгел.
Авария нәтиҗәсендә Ландыш Фәсхетдинованың умыртка баганасына зыян...