Чирмешән ярминкәсендә үрдәк тә, йорт куяны да саттылар
Чирмешәндә узган атнада булган ярминкәдә яшелчә, мал һәм кош-корт та күп иде.
600-900 сумга йорт куяны, бер-берсен 300 сумга 5-7 айлык үрдәк, 18-20 меңгә бераз симертеп суярлык, 30 меңгә - көр, 12 меңгә бер айлык, кечерәк бозаулар да тәкъдим иттеләр.
-Алып килгән бозауларның берничәсен саттым да, - ди Фаил Мөхәммәтҗанов....