Җәяүле дә кагыйдә бозмасын
Быелның узган җиде аенда республика юлларында 736 җәяүлене бәрдергәннәр. Бәлагә таручыларның 68е үлгән. Мондый фаҗига җәен безнең районда да теркәлде. Югары Чегодай авылы уңаендагы олы юлда, машина бәрдергәннән соң, Нурлат районыннан эшкә килүче нефтьче ир-ат һәлак булган иде.
Аварияләрдә еш кына җәяүлеләр үзләре дә гаепле булып чыга. Фаҗигаләрнең шактые автомобиль...