“Яшибез әле!“ - ди Лашманнан 90 яшьлек Нәфисә Хафизуллина
Дөньяга 12 бала тудырган, 22 онык, 35 оныкчыкның яраткан әбисе Нәфисә Хәсән кызы Хафизуллина (Лашман) бик оптимист кеше.
-Ходай язса, яшибез әле, йөзгә дә җитәрбез!- ди.
Бүген аңа 90 яшь тулды. Зур капкаларын иртәдән үк киереп ачып куйганнар. Әллә кайлардан кунаклар кайта. Өй эченә генә сыярлык булмагач, зур гаражда да...