Наркоманнар арабызда яши
Район үзәк больницасының наркология кабинетында июль аена 160 кеше исәптә тора. Шуларның унысы - наркоман, икесе - токсикоман, 148 кеше хроник алкоголизм белән авыручылар. Алар барысы да безнең район кешеләре.
-Әлеге афәтләргә каршы көрәшне яшьтән үк башлау зарур. Шунлыктан район мәктәпләрендә балалар, яшүсмерләр белән ел дәвамында профилактик әңгәмәләр үткәрәбез, -...