Чирмешәндә “Уйнагыз, гармуннар!“ бәйрәме узды
Чирмешәндә инде өченче тапкыр узган "Уйнагыз, гармуннар!" бәйрәмендә 76 яшьлек ветеран Виктор Меркулов, 2 нче класс укучысы Эльвина Җаббарова да кулларына гармун һәм баян алып, тамашачыларны җилкендерделәр.
Виктор Меркулов моңа кадәрге мондый чарада катнашмавына бик үкенгән, быелгысын бик көтеп алган.
-Хәзер сирәгрәк уйныйм шул, олыгаелды,- ди якташыбыз.
Эльвина балалар сәнгать...