Чирмешәнлеләрнең фоторәсемнәре - Мактау тактасында
Район үзәгендә, Совет урамындагы Мактау тактасында фоторәсемнәр яңартылды. Анда, муниципаль район башлыгы карары нигезендә, оешмаларда, учреждениеләрдә һәм предприятиеләрдә эшләүче, районның социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткән алдынгы хезмәткәрләрнең рәсемнәре куелган.
Алар менә кемнәр:
-Михаил Арютин - "Чирмешән районы коммуналь челтәрләре" җәмгыяте директорының урынбасары;
-Гөлфия Гыймранова - РФ Пенсия фондының район идарәсе...