Балалар бакчалары кыйммәтләнә
Киләсе елдан балалар бакчалары өчен әти-әниләргә күбрәк түләргә туры киләчәк.
Балалар бакчаларында үткән җыелышларда моны коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрнең, азык-төлеккә бәяләрнең гел артуы белән аңлатканнар. Бүген, балалар бакчасы төркеменә карап, район үзәгендә яшәүче әти-әниләр бер балага кече төркемдә - 1243, өч яшьтән соң - 1147 сум акча түлиләр. 1 январьдән...