Бал алабыз, бозау кирәкми...
Үткән атна ярминкәсендә, аннан элеккегесендәге кебек, сатучылар да, алучылар да күп түгел иде.
Эш вакыты булгангамы, әллә "Кәрвансарай" янәшәсендәге мәйданда азык-төлек сату кимегәнгәме, монда буш урыннар шактый.
Бүген берәү 10 килолы - бер чиләк карлыганны - 800, ә икенче бакчачы 5 килолы чияне 300 сумга сатты. Балның 3 литрдагысын 1200...