Гармун алыйк әле, дуслар, гармун кулларыбызга
Район мәдәният йортында Фәйзулла Туишев исемендәге республика гармунчылар зона конкурсы булды.
Иҗат бәйгесендә Яңа Чишмә, Чистай, Нурлат, Алексеевск, Әлки, Чирмешән районнары вәкилләре, барлыгы 40ка якын кеше, катнашты.
Гармунчылар аерым да, ансамбльләр составында да чыгыш ясадылар.
- Әлеге бәйгенең төп максаты - халыкның традицион музыка уен коралларын саклап калу, гореф-гадәтләрне дәвам...