Караватның урыны контейнерда түгел
Район үзәгендә яшәүчеләр арасында, контейнерларга төзелеш калдыклары, агач ботаклары, яшелчә сабаклары салырга ярамый, дип даими аңлатулар алып барылуына карамастан, төзекләндерү кагыйдәләрен бозучылар кимеми.
- Кисәтүләрнең нәтиҗәсе булмады, хәзер контейнер мәйданчыкларын чүп оясына әверелдергән әлеге гражданнарга 2 -3,5 мең сум күләмендә штраф салабыз, - ди муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Наил...