20 сентябрь 2021 яңалыклары
-
Йолдызнамә 20 – 26 сентябрь
Барлык зодиак билгеләре өчен гороскоп.
-
“Милли моң” фестивале җиңүчеләре арасында чирмешәнлеләр дә бар
Туймәт авылыннан Зөһрә Галимова мөнәҗәтләр бәйгесендә “Автор башкаручы” номинациясендә бүләкләнде. Ул мәрхүм улы Ильяс Галимовка багышланган мөнәҗәтен башкарган.
-
Мөселманнарга рок тыңларга, йога белән шөгыльләнергә, триллер карарга ярыймы?
Ислам динендә «ярый» һәм «ярамый»га бүленгән нәрсәләр күп. Алар сәнгать, мәдәният, спорт тармакларына да карый. Шуларга бәйле кайбер сорауларга җавапны Менделеевск районы имам-мөхтәсибе Ирек Нуриев белән эзләдек.
-
Синоптиклар кайчан җылытачагын фаразлады
Атна ахырына, 24 сентябрьгә, Россиядә җылытачак. Көндезге сәгатьләрдә һава 13 градуска кадәр җылыначак. Шул ук вакытта һава торышы болытлы булачак, дип фаразлый Россия Гидрометеоүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд.
-
Татарстанда бюллетеньнәрнең 97 проценты эшкәртелгән: “Бердәм Россия” барлык тавышның 79 процентын җыйган
Татарстанда Россия Дәүләт Думасына сайлауда тавыш бирү хокукына ия булган халыкның 78,84 проценты катнашкан. Бүген иртәнге сәгать 9га бюллетеньнәрнең 97,38 проценты эшкәртелгән. Беренче урында – “Бердәм Россия”. Хакимият партиясе барлык тавышның 79,02 процентын җыйган. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясеннән хәбәр иттеләр.
-
Балан булганда, дару кирәкми!
Бакчада балан булганда, дарулар бер читтә торсын! Аның составында аскорбин кислотасы һәм бик көчле антиоксидантлар бар. Берәр чир белән озак кына чирләгәннән соң, тизрәк тернәкләнер өчен дә балан ярдәм итә ала, чөнки ул С витаминына бай.
-
Чирмешән районында власть партиясенә ышаныч күрсәттеләр
Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлар сайлауларда да, гадәттәгечә, безнең район сайлаучылары бик актив булдылар.