19 декабрь 2018 яңалыклары
-
Чирмешән шахматчылары Аксубайдан бүләкләр белән кайтканнар
В.А. Горбунов истәлегенә Аксубайда узган шахмат турнирыннан райондашларыбыз зур бүләкләр белән кайтканнар.
-
Элвин Грейның Азнакайдагы концерты өзелүнең ТӨП СӘБӘБЕ билгеле булды (ВИДЕО)
Азнакайда Элвин Грейның концерты шартлаткыч җайланмалар кую турында шалтырату аркасында туктатылды, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ»га ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.
-
Чирмешәндә кадетлар макулатураны күп җыйганнар
Чирмешән кадетлар мәктәп-интернаты “Чиста авыл синнән башлана!” икенчел чимал җыю бәйгесендә, 2018 нче ел нәтиҗәләре буенча беренче урын яулаган. Гомумән, район укучылары агымдагы елда 483 мең 713 сумга 123 тонна 797 килограмм макулатура тапшырганнар.
-
Миңнеханов, Мөхәммәтшин, Шәймиев “Теләкләр чыршысы” янына “Дуслык” приюты өчен бүләк салды
“Теләкләр чыршысы” хәйрия акциясе традицион рәвештә һәр елны Яңа ел алдыннан Татарстан Дәүләт Советында уза.
-
Чирмешән районында төгәл фәннәр буенча укытучыларга кытлык сизелә
Райондагы 26 мәктәптә 445 укытучы белем бирә, 19 балалар бакчасында 81 тәрбияче эшли. Әлеге педагогларның 100 гә якыны пенсиядә яки пенсия алды яшендә - күпчелеге математика һәм физика фәннәре укытучылары.
-
Чирмешән татар халык театрын "Идел-йорт" фестивалендә бүләкләгәннәр
Район мәдәният йорты каршындагы татар халык театры “Идел-йорт” театр коллективлары фестиваленең дипломанты булды.