19 июнь 2017 яңалыклары
-
Әлфия Авзалованың кызлары Гүзәл белән Зөлфия: "Әнине сагынып, Илһам абый янына килдек"
Әлфия Авзалованың гаиләсе кичә легендар җырчыбыз Илһам Шакиров янына хәлен белергә килгән. "Әлфия апаның кызларына бик зур рәхмәт. "Әнине сагынып Илһам абый янына килдек", диләр", ди "Татар-информ" хәбәрчесенә Илһам абыйның ярдәмчесе Илһам Хаҗиев. Татар халкының бөек җырчысы Әлфия Авзалова 15 июнь көнне каты авырудан вафат булды. Аны озатырга Г.Тукай исемендәге...
-
Әккәрәй авылында бер баланы эт тешләгән
01 Районда үткән атнада ут чыгу очраклары теркәлмәгән. Хәбәр 135нче янгын частеннан һәм Күтәмәдәге аерым пост диспетчерлыгыннан алынды. Чирмешән янгын-коткару хезмәте бригадасы өч тапкыр юл-транспорт вакыйгасы булган урынга чыккан. 02 11 июньнән 18енә кадәр вакыт аралыгында Чирмешән полиция бүлекчәсенә 30 хәбәр кергән, 4 җинаять эше кузгатылган. Район юлларында 6 юл-транспорт...
-
Чирмешән лицее укучылары кабат җиңүчеләр
Рус теле буенча Халыкара олимпиаданың читтән торып үткән турын уңышлы узган Чирмешән лицее укучылары (укытучылары Гөлүсә Закирова) - Илүзә Биктаһирова (8 класс), Айдар Могыйзов, Айнур Гатиннар (10 класс) очный турга чакыру алдылар, аннан призер булып кайттылар.
-
Чирмешән районында гарасаттан зыян күрүчеләргә булышалар
Быел июнь башында булган өермәле җил Түбән Чегодай һәм Югары Чегодай авылларындагы хуҗалыкларга нык зыян салды. Авылдашлар, туган-тумача, күршеләр җыелышып, күпләр йортларын рәткә кертте-кертүен, әмма түбәләре ябылып бетмәгән, төзәтелмәгән өйләр, абзарлар бар әле. Зыян күрүчеләргә дәүләт ярдәме белән, соңрак булса да, барлыгы 9 мең 930 квадрат метр төсле калай кайтартылачагы...
-
Әмирдә электр көтүче “яллаганнар”
Бу авылда яшәүче Бадаевлар хуҗалыгында биш баш савым сыеры исәпләнә. Хуҗалар быел малларны саф һавада йөртү проблемасын үзләренчә чишкәннәр - пай җирләренең бер өлешен , бер гектарга якын мәйданны, "электр көтүче" өчен тотып алганнар. -Быел Лашман авылында шәхси хуҗалыклар сыерларын "электр көтүче" ярдәмендә көтүләре турында район газетасында да язганнар иде,...
-
Әккәрәйдә дә универсаль спорт мәйданчыгы төзелә
Киләсе уку елыннан Әккәрәй мәктәбендә физкультура дәресләре махсус спорт мәйданчыгында узачак. Төзүчеләр биредә эшне бу айда тәмамларга җыена. Монда укучылар футбол, волейбол, баскетбол да уйный алачак.