19 май 2017 яңалыклары
-
Чирмешәнлеләр туган тел турында борчыла
Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының райондагы җирле оешмасы утырышына туган теленә, милли гореф-гадәтләребезгә битараф булмаган, аны саклауга һәм үстерүгә зур өлеш кертүче райондашларыбыз җыелды. Алар үзләрен борчыган проблемалар турында сөйләште, фикер алышты. -Телебезне үстерү, милли гореф-гадәтләрне, динне саклап калу турында без үзебез кайгыртмасак, балаларыбызны милли рухта тәрбияләмәсәк, болар бетүгә йөз...
-
Ивашкино мәктәбендә акча эшли беләләр
Ивашкино урта мәктәбе инде берничә ел теплицада үсентеләр үстереп сатуга чыгара һәм моннан ярыйсы гына табыш та ала. Быел да алар сату өчен 1000 төптән күбрәк помидор, 600 төп тирәсе татлы борыч, 300ләп петуния үстергәннәр. Үсентеләргә заказны Ивашкинодан, Ульяновкадан, Чирмешәннән, хәтта Яңа Чишмә районыннан да бирәләр икән. Киләчәктә тагын бер...
-
19 май – Матбугат көне!
Бүген республиканың массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Шул уңайдан Казанда, шәһәр һәм районнарда бәйрәм чаралары оештырыла, семинарлар була. Массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләрен Татарстан Республикасы Дәүләт Советына дәштеләр.
-
Лашман кызы Бөтенрусия беренчелегенә әзерләнә
Җәядән ату буенча Казанда узган республика ачык чемпионатында безнең район өчен чыгыш ясаган Лашман мәктәбе укучысы, спорт мастерлыгына кандидат Ләйсән Миһманова (тренеры - Фаиз Билалов) җиңүче булган. Шул ук мәктәптән Рәсим Вафин чемпионатта - дүртенче, Фәйрүзә Гатина сигезенче урынга чыкканар. Хәзер Ләйсән Миһманова Таганрогта узачак Бөтенрусия беренчелегенә әзерләнә.