19 февраль 2020 яңалыклары
-
Күтәмә егете сугыш вакытында граната белән пулемет расчетын юк итә
Әтием Арсентий Павлович Аркаевны фронтка озатканда миңа яшь ярым була. Бу 1941 елның 5 августы. Олы апам минем өй буенча әтине эзләп йөгергәнемне һәм елаганлыгымны сөйләгән иде. Шулай итеп әни дүрт бала белән кала, ә ирләре сугышка киткән хатын-кызларга күп михнәтләр кичерергә туры килгәнен барыбыз да белә.
-
Чирмешәнлеләр Май чабу бәйрәменә әзерләнә
24 февральдән 1 мартка кадәр православие халкы Масленица бәйрәмен билгеләп үтә. Халыкта, әгәр бу бәйрәмне коймаклар пешереп, җырлар-биюләр, күңелле уеннар белән каршы аласың икән, йортыңа һичшиксез бәхет керәчәк, дигән ышану бар.
-
Чирмешән укучыларының әти-әниләрен имтиханда сынадылар
Чирмешән лицее базасында әти-әниләр бердәм дәүләт имтиханы тапшырып карадылар.
-
Ивашкино мәктәбендә помидор орлыклары шыткан да
Ивашкино урта мәктәбенең тәрәзә төпләрендә үсентеләр утырткан тартмалар көннән-көн арта. Бу эштә аларның тәҗрибәләре зур, елдан-ел остаралар.
-
Сәламәтлек саклау министры Чирмешән районына килеп китте
Шушы көннәрдә безнең районда республиканың сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков һәм икътисад министры Фәрит Әбделганиев килеп киттеләр. Алар район башлыгы Фердинат Дәүләтшин һәм район үзәк больницасы баш табибы Лилия Мортазина белән берлектә капиталь ремонтланган поликлиника бинасын карадылар. Министрлар стационарда булдылар, пациентлар белән аралаштылар.