18 сентябрь 2020 яңалыклары
-
Узган тәүлектә Татарстанда Covid-19 авыруының яңа 26 очрагы ачыкланды
Барлыгы республикада пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе белән авыруның 6949 очрагы теркәлгән.
-
Чирмешән районының комбайнчылары утызар мең центнер бөртек суктырганнар
“ЧИРМЕШӘНАГРО” комбайнчысы Сергей Борисов Акрос 585 маркалы комбайнда 1310 гектардан 3824 тонна, шул ук хуҗалыктан Альберт Санчилеев Тукано-450дә 1311 гектардан 3597 тонна бөртек суктырганнар. “Ильхан”нан Айрат Сафинның Тукано-430да башкарган эш күләме дә югары: 1260 гектар, 3175 тонна, “БИО АГРО”дан Олег Ермишовныкы (Тукано-580) 1221 гектар, 3053 тонна.
-
Суган чери. Нилектән һәм аны хәзер нишләтергә?
Сорауга бакчачы-блогер Эльмира Исхакова җавап бирә.
-
Чирмешән районының 90 еллыгын тантаналы итеп уздырачаклар
Чирмешән районына 90 ел тулу уңаеннан киләсе атна шимбәсендә, 26 сентябрь көнне, район үзәгендә тантаналы чара оештырылачак.
-
Кабакның кайсы сортлары нинди шартларда яхшырак саклана?
Сорауларга бакчачы-блогер Эльмира Исхакова җавап бирә.
-
Чирмешәндә урам исемнәре республиканың дәүләт телләрендә язылган
Чирмешән авыл җирлегендәге торак пунктларда урам исемнәре аншлагларын, закон таләп иткәнчә, рус һәм татар телләрендә урнаштырдылар.
-
Ана капиталы күпмегә артачак
Киләсе елда Россиядә ана капиталы 3,7 процентка артачак. Бу хакта Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгына сылтама белән Татар-информ хәбәр итте.