17 март 2019 яңалыклары
-
Россиядә акыллы шәһәрләр барлыкка килде
"Акыллы шәһәр" проекты кешеләргә якынрак була бара, ул иң гади күпкатлы йортларда яшәүчеләрнең һәм хәтта шәһәрләрнең тормышын яхшы якка үзгәртте инде.
-
Чирмешәндә үзешчән артистларның иң осталарын гала-концертка чакыралар
Чирмешәндә ТАССРның 100 еллыгына багышланган “Горурлыгым минем – Татарстан” исеме астында “Туган як җәүһәрләре”-“Жемчужины родного края” халык иҗатының район фестивале дәвам итә.
-
Яшьтән кияүгә чыктым да, бер тиен хөрмәт күрмичә, гомеремне тиккә уздырдым
Ялгызлыкларына чыдый алмыйча ир эзләүче хатыннарга мин бик нык гаҗәпләнәм. Кемдер – туган-тумачалары аркылы, башка берәүләр – таныш-белешләре аша, икенче берәүләр исә газета битләрендә үзенә пар эзли. Ничек кенә булмасын, мин ул хатыннарны һич кенә дә аңлый алмыйм. Ярый инде, бер дә кияүгә чыгып карамаган, баласы булмаганнарны ничек тә аклыйм әле. Күрмәгәннең күрәсе килә бит ул. Әмма арада катлы-катлы йөрүчеләр күп бит. Кайсының ире үлеп киткән, кайсылары аерылышканнан соң кабат кияүгә чыгу теләге белән яши башлый. Менә шундыйларны мин һич аңламыйм. Ник кирәк ул?
-
Исәнлек – беренче урында
Соңгы елларда район басуларында көнбагыш мәйданнары нык күбәйде. Тизрәк өлгерсен өчен, аны пестицид сибеп эшкәртәләр. Бу эш самолет ярдәмендә башкарыла.