16 сентябрь 2019 яңалыклары
-
Шушма аша салынган күперне сүтүчеләр закон каршында җавап бирәчәк
9-15 сентябрьдә район полиция бүлекчәсендә 41 хәбәр кабул ителгән.
-
Чирмешән районындагы юл һәлакәтендә нефтьче шоферның гомере өзелгән
Узган җомга көнне Күтәмә һәм Ивашкино авыллары арасында КамАЗ автомашинасы әйләнеп капланган. Аның йөртүчесе, ни кызганыч, шунда ук һәлак булган.
-
Чирмешәндәге үзәк китапханә үзенең 100 еллык юбилеен билгеләп үтте
Район үзәгенең Совет урамында урнашкан китапханәне, мөгаен, белмәгән кеше юктыр. 1984 нче елда ачылган әлеге бина 2013 елны капиталь ремонттан соң яңа төс алды. Китап укучылар өчен бүген монда уңай шартлар тудырылган: компьютерлар сыйныфы, йомшак мебель, әдәби кафе, балалар китапханәсе дә шунда гына. Фондларында 38 мең китап исәпләнә. Күп чирмешәнлеләрнең яраткан урыны ул – үзәк китапханә.
-
Чирмешәндәге өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында кыяр, помидор үстерәләр
Өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында быел үзләре үстергән кыяр-помидордан салатлар ясыйлар, кышка да тозлап, маринадлап куйганнар.