16 май 2017 яңалыклары
-
Чирмешәннең өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында Роберт Муллин белән хушлаштылар
Ничектер уңайсыз булып китте, инвалид коляскасында хәрәкәт итүче, төрле чараларда актив катнашучы ачык йөзле бу кешене Чирмешәндә күпләр юксыныр. Зар-моңны белми торган, бик ярдәмчел иде Роберт.Ул иртән йокысыннан уянмаган. Юл фаҗигасеннән соң инвалид калган 57 яшьлек Кукмара егетен туган авылында җирләячәкләр.
-
“Күтәмә АГРОфирмасы“ җәмгыятендә соңгы гектарларны иңлиләр
Биредә 1500 гектарда орлыклар җир куенына салынды, бу - тиешленең 80 проценты кадәр. Чәчүлекләре бик матур, вакытында чәчелгән, ашланган уҗымнары да мул уңыш вәгъдә итә. "Серендеев Н.И.", "ЧИРМЕШӘНАГРО", "Сөлчә", "ЧирмешәнАГРОХЕЗМӘТЛӘРЕ", "Үтәмеш", "Лениногорск АГРОфирмасы" җәмгыятьләрендә чәчәсе мәйданнар шулай ук күп калмаган, тиешленең 72-91 процент өлешендә чәчкечләр узган. Ә менә "Кара Чишмә",...
-
Кармыштан Әхмәтҗановлар гаиләсе көн саен 100 килограмм сөт тапшыра
Кармышта шәхси хуҗалыклардан һәр көнне уртача бер тонна да йөз килограмм чамасы сөт җыела. Көтү чыккач, соңгы вакытта сыерларның сөтләре сизелерлек арткан. -Кармышта һәм Яшәүчедә дә сөтне машина белән йөреп, капка төпләреннән алабыз, - ди сөт җыючы Фәния Әхмәтҗанова. -Безнең продукцияне Әлкигә алып китәләр. Бу көннәрдә апрель ае өчен исәп-хисап...
-
Бу көннәрдә 90 яшен тутырган Мәмдүха Гатиятова 9 ятим балага икенче әни булып килгән
Моннан 33 ел элек ул 9 балага икенче әни булып килә. Карчыгы вафатыннан соң, Бәкер абзый аны Кармышка Кара Чишмәдән алып кайткан. Алар - Мәмдүха апа белән Бәкер абзый 25 ел гына яшәп өлгерәләр. Әниләре Мөнәвәрә чирдән терелә алмыйча мәңгегә күзләрен йомганда кечеләре Альбертка 10 гына яшь була. Әни назы...
-
Муса Җәлил, Салих Сәйдәш, Сара Садыйкова һәм башка күренекле шәхесләрнең балалары кем?
Бу шәхесләрнең исемнәре татар әдәбияты, сәнгате тарихына мәңгелеккә кереп калган. Ә менә аларның гаиләсе, балалары турында мәгълүматларны халык белми диярлек. Ә кызыксыну бар, шулай бит? Intertat.ru электрон газетасы төрле елларга татар матбугатында чыккан мәгълүматларны җыеп, күзәтү әзерләде. Герой шагыйрь Муса Җәлилнең исемен сугыш чорында һәм аннан соңгы елларда телгә алырга...