16 февраль 2021 яңалыклары
-
Диния нәзарәте мөселманнарга коронавирустан вакцина ясатырга рөхсәт ителү турында хәбәр итә
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте эпидемияләр чорында халыкка вакцина ясау мәсьәләсен шәригать ягыннан, шулай ук вируслар һәм йогышлы авырулар белән көрәшү буенча бөтенроссия тәҗрибәсен өйрәнде. Алынган мәгълүматлардан чыгып, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте халыкны, шул исәптән мөселманнарны да, яңа коронавирус инфекциясеннән саклау максатыннан, вакцина ясату өлкәсендә заманча казанышларны куллануның рөхсәт ителүе турында хәбәр итә.
-
Фәрит Мәхәммәтшин: “Чирмешән районы лидерлыкта булырга тиеш”
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин район Советының алтынчы, отчет утырышында шулай диде, депутатларны, халыкны да активлыкка өндәде.
-
Чирмешән инвалидлар җәмгыяте сәхнәгә чыгарга да булыша
Мәдинә Талипова кабат район инвалидлар җәмгыяте рәисе итеп сайланды.
-
Алимент түләү яшен озайтырга җыеналар
Дәүләт Думасында, 20 яшькә җиткәнче, балаларга әти-әниләреннән алимент түләтүне тәкъдим иткәннәр.
-
СалаваTIK — Чума үрдәк
Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!
-
Кемнәргә хөрмә ашарга кирәк, ә кемнәргә ярамый?
Бу җимеш турында барысын да беләсезме?
-
Чирмешәндә 220 кеше чаңгы юлына чыкты
Чирмешәндә “Татарстан чаңгы юлы-2021“ ярышларында 22 команда, 220 кеше катнашты. Безгә күршеләр – Шентала районыннан да килгәннәр.
-
2021 елның 1 гыйнварыннан Татарстанда җылылык энергиясенә тарифлар үзгәрмәде
1 гыйнвардан җылылык энергиясенә тарифлар артмады. Алар хәзер дә элеккеге дәрәҗәдә. Мондый тарифлар якындагы ярты елда – 2021 елның 30 июненә кадәр гамәлдә булачак. Аларны 1 июльдән генә индексацияләнәчәк.