15 октябрь 2019 яңалыклары
-
Кече һәм урта эшкуарлык корпорациясе үзмәшгульләр өчен ярдәм чаралары булдырачак
Кредит алган вакытта процентлар компенсациясе һәм ташламалы микрозаймнар кертү күздә тотыла.
-
Иске Сережкинода юл рәхәтләнеп йөрерлек
Иске Сережкино авылында юлчылар бик зур эш башкардылар - Степная урамында 1025 метр арада ком һәм вак таш җәелгән юл ясадылар.
-
Чирмешән аграр техникумы студенты укый да, эшли дә
Чуваш Афонькәсендә туып үскән Валентина аграр техникумда аш пешерүче – кондитер һөнәрен үзләштерә. Ул җырларга һәм аш пешерергә ярата, студентлар конференцияләрендә, төрле чараларда актив катнаша. Күптән түгел генә Яр Чаллыда пешекчеләр-кондитерлар арасында узган бөтенроссия конференциясендә икенче урын яулаган.
-
“Безнең Чирмешән” газетасы редакциясенә кунаклар килде
“Ромашка” балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйлар газета чыгаручылар янында кунакта булдылар.
-
Ишлинкада 74 килограмм бакыр акчалар тапканнар
Ишлинкада-Чуваш Афонькәсендә 74 килограмм авырлыкта иске акчалар тапканнар. Барысы 1700 данәгә якын әлеге 5 тиенлек бакыр тәңкәләр – патша акчалары 1764, 1765, 1783, 1803, 1804, 1805 нче елларда чыгарылган.
-
Бөтен яңалык шунда
Мин район газетасына элек-электән һәрдаим язылып барам. Бөтен яңалык шунда бит. Олы яшьтә булгач бик чыгып йөри алмыйм, ә район хәбәрләрен, Чирмешән авыллары тормышын газетадан күзәтеп торам.