14 июль 2021 яңалыклары
-
Югары Чегодай авылында инеш аша салынган басмага капиталь ремонт ясаганнар
Совет һәм Сәйдәш урамнарын тоташтыручы бу җәяүлеләр күперенең искергән такталарын яңага алмаштырганнар, аларны буяп, матурлап та куйганнар.
-
Эсселәрнең кайчанга кадәр дәвам итәчәге билгеле
Россия Гидрометеоүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд әйтүенчә, эссе көннәр әле дәвам итәчәк.
-
Роспотребнадзор коронавирусның кайчан бетәчәген фаразлаган
Россиядә коронавируска бәйле хәлләрнең акрынлап тотрыклылану стадиясенә күчә баруы күзәтелә. Июль һәм август ае башында шулай дәвам итәчәк, шуннан соң инде инфекция таралуның кимүе турында да сөйләргә мөмкин булачак. Роспотребнадзор Эпидемиология фәнни үзәге директорының фәнни эш буенча урынбасары, Россия Фәннәр академиясе мөхбир-әгъзасы Александр Горелов ТАСС хәбәрчесенә шулай дип белдергән.
-
Чирмешән районында 4060 кеше вакцинацияләнгән
Пандемия башланганнан бирле районда 15 кеше коронавирустан чирләде, аларның берсе генә вафат булды.
-
Лашманда зират йортын яңартканнар
Лашман авылында зиратта кирәк-яраклар өчен ясалган өйчекне ремонтлаганнар.
-
Татарстанда яшенле яңгырлар һәм көчле җил көтелә
Җирле Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, бүген, 14 июльдә, Татарстанда алмашынучн болытлы һава, урыны белән яшенле яңгырлар, тизлеге секундына 15 — 20 метрга кадәр җиткәнкөчле җил көтелә.