13 октябрь 2020 яңалыклары
-
Тромб булмасын өчен нишләргә?
13 октябрьдә бөтен дөньяда Тромбоз көне билгеләп үтелә. Тромбоз кан тамырлары системасы чиренә керә. Бу вакытта кан куера һәм кан тамырлары эчендә тромб барлыкка килә. Тромбоз төрле әгъзалардагы вак кан тамырларын һәм артерияләрне зарарлый.
-
Чирмешән районы кырларында эш бетү ягында
Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә көн саен уртача 800-900 гектар җир эшкәртәләр.
-
Колмак ипие пешерү ЫСУЛЫ
Иң башта ачыткы ясарга кирәк. 1 л суга 1 уч кипкән колмак салып кайнатасы. Бер касә коры онга шул суны кушып, боламык ясыйсы. Шушы массаны җылы урынга куеп торасы, тәүлек буе ачытасы. Аннары ачыткыны суыткычта сакларга да була. Кирәк чакта кулланырга мөмкин.
-
Чирмешәндә яшәүче Никоновлар йортында 45 еллык кое әле дә сафта
Чирмешән авылында яшәүче Николай һәм Надежда Никоновлар моннан 45 еллар элек казылган коеларыннан әле дә файдаланалар.
-
Хезмәт кенәгәсен сайлыйбыз
2020 елның 31 декабренә кадәр һәр хезмәткәргә хезмәт кенәгәсен традицион - кәгазьдәгесен яки электрон рәвештәгесен сайлап алу турында эш бирүчегә язмача гариза бирергә кирәк.
-
Көннәр кайчан салкынайта башлый?
Бу атнада октябрьгә хас булмаган җылы һава торышы сакланачак.
-
Чирмешән районында авыл хуҗалагы белгече терлекче апаларны газетага яздырды
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Рәдиф Гайнуллин районның сыер савучы булып эшләгән ике ветеранын, үз акчасына, “Безнең Чирмешән”гә яздырып сөендерде.
-
Сак булыгыз! Коронавирустан даруның файдасыннан бигрәк зыяны бар
«ФармаCOVID» мәгълүмат агентлыгы фармакологлары коронавируска каршы кулланылучы «Фавипиравир»ның организм өчен зыянлы якларын ачыклаганнар, дип яза “Известия”.