13 август 2019 яңалыклары
-
Чирмешән районының "Ильхан" сөтчелек комплексында сыерларга санаторийда кебек
Монда килеп кергәч үзеңне затлы бер кунакханәдәге кебек тоясың, гаҗәпкә каласың. Бар да чиста, ялт итеп тора. Югары Кәминкәдәге “Ильхан” сөтчелек комплексының саву залында, икенче аяк киеменнән, тапочкалардан гына йөриләр.
-
Кызыл Яр янындагы юлга яңа асфальт түшәячәкләр
Нурлат-Кузай арасындагы олы юлның Кызыл Яр авылы янындагы участогында да юл шоп-шома булачак.
-
Чирмешән мемориаль үзәгендә яу кырында ятып калганнарны искә алдылар
Архангельск өлкәсендә һәм Йошкар-Ола шәһәрендә яшәүче бертуган Зайковлар Чирмешән мемориаль үзәгенә килеп, яу кырында ятып калган бабалары Василий Никифорович һәм аның өч улы - Синдиряковлар хакында сөйләделәр.
-
Чирмешән районында машина йөртүче берәүгә "спиртлы" гөмбә эләккән
Гөмбәдән кайтучы Ивашкино авылы кешесе автомашинасын ЮХИДИ хезмәткәрләре Күтәмә һәм Ивашкино авыллары арасындагы юлда туктаталар. Йөртүченең документларын тикшергән вакытта аннан ят ис килеп китә.
-
Югары Кәминкәдә балалар бакчасында кунаклар көтәләр
Югары Кәминкәдәге “Карлыгач” балалар бакчасында кунаклар көтәләр, ул 1 сентябрь тирәләрендә кабат ачылырга тиеш.
-
Чирмешән кырлары – “Курск дугасы”?
Чирмешәннән Александр Долгополов үз заманында комбайнчылар арасында районда урак батыры булган кеше. “Красный Октябрь” колхозында бер басуга берьюлы хәтта кырыгар комбайн суктырырга төшкән вакытларны хәтерли ветеран.