13 февраль 2019 яңалыклары
-
Дмитрий Песков Путин белән Миңнеханов мөнәсәбәтләрен бик ышанычлы булуын әйтте
Россия Президенты матбугат секретаре дәүләт башлыгының төбәк җитәкчесенә шаярып кына кисәтү ясаганын аңлатты.
-
Чирмешән районының иң яхшы “Сыйныф җитәкчесе” билгеле
Чирмешән лицее укытучысы Вера Кузьмина һәм 1 нче Чирмешән мәктәбе укытучысы Кристина Митрюхина “Кеше тәрбияләү” республика бәйгесенең муниципаль этабында “Сыйныф җитәкчесе” номинациясендә җиңүче булдылар.
-
Чирмешән районында мунчага ут капкан
Ел башыннан районда бер янгын (былтыр бу вакытта – 3) булган, мичнең артык кызуы сәбәпле мунчага ут капкан. Шөкер, әлеге казада кешеләргә зыян килмәгән.
-
Чирмешән районында тагын бер мәдәният йортын матурлыйлар
Лашман авылы мәдәният йортына төзүчеләр килде. 1965 елда төзелгән бинада республика программасы нигезендә капиталь ремонт башланган. Бюджеттан бирелүче 9 миллион сумга монда зур эшләр башкарылачак.
-
Казан Кремле: Путин сәфәре нәтиҗәләрен уңай бәялибез
Татарстан «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча киң фикер алышкан беренче төбәк булды, дип билгеләп үтте Лилия Галимова.
-
Чирмешән кадетлар мәктәбе иркенәя
Чирмешән кадетлар мәктәп-интернатының яңа төзелгән янкормасын киләсе атнада тантаналы төстә ачарга ниятлиләр.
-
Чирмешән үзәк больницасы поликлиникасы капиталь ремонттан соң кабат ачылды
Биредә республика программасы нигезендә 68 миллион сумлык эш башкарылган, барлык коммуникацияләр, кабинетлар яңартылган, яңа җиһазлар, мебельләр кайтартылган. Медицина персоналы һәм авырулар өчен уңай шартлар тудырылган.
-
Чирмешән мәктәпләренә укучылар кирәк
Район ЗАГС бүлегеннән алынган мәгълүматлар буенча, 2018 нче елда 129 балага туу турында таныклык биргәннәр. Ун ел элек, ягъни 2008 елда районда 220 бала туган. Кимибез, бәби чәйләре елдан-ел сирәк уза.