12 декабрь 2021 яңалыклары
-
Бүреләр белән күзгә-күз очрашкан Алсу: Үлемем шушындамы?
Институтның икенче курсында укучы Алсу кышның бер матур көнендә Кызыл Тау авылында яшәүче әби-бабасы янына кунакка кайтырга чыкты. Шәһәрдә әнисе белән икесе генә яшәгәнлектән, кул астында машиналары булмаганлыктан, алар авылга бик еш кына автобус белән кайтып йөриләр иде. Атна азагында әнисенең эш сменасы туры килү сәбәпле, инде ике-өч ай чамасы әби-бабасын күрмәгәнлектән, кыз бу юлы үзе генә килергә булды. Соңгы кайтулары көзнең бик шыксыз, яңгырлы көненә туры килгәнлеген хәтерли ул.
-
Бәркәтәдә тротуардан йөриләр
Бәркәтәнең үзәк – Ленин урамы юлының бер өлешендә тротуардан йөриләр.