12 сентябрь 2019 яңалыклары
-
Чирмешәндә яшәүче күренекле рәссам мастер-класс үткәрде
Чирмешән табигате бик үзенчәлекле, бай, төрле. Яшел урманнары, киң далалары, тирән елгалары, салкын сулы чишмәләре, аларның барысының да кабатланмас үз матурлыгы бар. Ләкин аны күрә, сизә белергә дә кирәк. Мөгаен, моны Чирмешәндә яшәүче танылган рәссам, ТР Рәссамнар берлеге әгъзасы, «Дастан» арт-төркеменә нигез салучы Әнвәр Сәйфетдиновтан да ныграк тоючы юктыр.
-
Чаллы спектакле «Театраль Идел буе» фестиваленең икенче этабына үтте
Жюри әгъзалары РИФ студиясенең спектаклен югары бәяләде.
-
Чирмешән котельныйлары яңа сезонга әзер
Бүген район үзәгендәге һәм авыллардагы барлык 56 котельный да газ җибәрергә әзер.
-
Шәймиев һәм Принц Кәрим Ага Хан IV Болгарда махсус почта маркасы чыгарды
Дәүләт Киңәшчесе мәртәбәле кунакка Татарстанга килгәне өчен рәхмәтен җиткерде.
-
Халык игътибарына
“БИО АГРО” җәмгыяте Бәркәтә, Казанка, Чирмешән, Түбән Кармалка, Шешминка, Андреевка, Иске Үтәмеш, Урманасты Үтәмеш, Утыз Имән авыллары чигендәге көнбагыш кырларына авиация ярдәмендә десикация (химик эшкәртү) ясалуы хакында хәбәр итә.
-
Күтәмә укучылары - янгын сүндерүчеләрдә кунакта
Республикадагы куркынычсызлык айлыгы кысаларында ПЧ-73нең Күтәмәдәге аерым постына Күтәмә урта мәктәбе укучылары кунакка килде.
-
Казанда архитектура өлкәсендә Ага Хан премиясен тапшырачаклар
Җиңүчеләр (алар арасында Татарстан проекты да бар) 1 миллион АКШ доллары күләмендәге приз фондын үзара бүлешәчәк.