10 август 2018 яңалыклары
-
Чирмешән районы авылларына “үпкәләрне төшерә торган” машина киләчәк
13 августтан башлап, өч атна дәвамында, районыбыз халкының сәламәтлеген Чистай район үзәк больницасының күчмә флюорографы ярдәмендә тикшерәчәкләр.
-
Туймәт киленнәре - күршеләренең дә бәхете
Күрше хакы – тәңре хакы, ди халык. Бу дөрестән дә шулай. Чөнки нинди генә йомышың төшсә дә, шатлыкта да, кайгы килсә дә беренче булып күршеләреңә керәсең.
-
Кара Чишмә янгыннан зыян күргән якташыбыз депутаттан ярдәм сорады
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илгиз Салихов Чирмешәндә быел дүрт тапкыр гражданнарны кабул итте. Аңа барлыгы 41 кеше үз гозерен җиткергән. Соңгы кабул итүгә 16 чирмешәнле килгән иде.
-
Утыз Имән авылының мәдәният йорты гөлләргә күмелгән
Бу авылның мәдәният йорты алдында төрледән-төрле, аллы-гөлле чәчәкләр үсә. Ләкин көз җиткәч алар матурлыгын югалталар. Ә менә мәдәният йортының фойесында һәм кабинетларда урнашкан дистәләгән гөлләрнең кайберләре ел әйләнәсе чәчәккә күмелеп утыра.
-
Девичья Полянада бер ир-атның спиртлы эчемлекләр "складына" юлыкканнар
Район полиция хезмәткәрләре Девичья Поляна авылындагы бер ир-ат йортында алкоголь складына тап булганнар, диярсең.
-
Чирмешәндә арендага алты аерым йорт төзелә
Чирмешәннең Амур ягында, Дуслык урамында алты аренда торагы төзелә.