10 июль 2020 яңалыклары
-
Чирмешәндә социаль ярдәмне МФЦ аша да алып була
ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы күрсәтә торган хезмәтләрнең өчесе өчен гаризаны Татарстанның күп функцияле үзәк (МФЦ) офисларында тапшырырга мөмкин: ТРда күп балалы гаилә таныклыгы бирү; “Хезмәт ветераны”, “ТРда Хезмәт ветераны” исеме һәм таныклыгы бирү; республика бюджеты хисабына дәүләт ярдәме бирү.
-
Чирмешән районында бер ир-атның 125 мең сум алимент бурычы җыелган
Район суды алиментларын түләмәгән Девичья Поляна авылы кешесен бер елга төзәтү эшләренә хөкем итте.
-
Чирмешәндә алдагы ике атнада да бик кызу булачак
Алдагы ике атнада районда һава температурасы көндез – 29-35, төнлә 18-25 градус җылы булачак.
-
Чирмешән районының Әккәрәй мәктәбендә 150ләп банка кыяр тозлыйлар
Әккәрәй урта мәктәбе елдан-ел үзенең матур чәчәкләргә күмелгән, мул яшелчә, җиләк-җимеш үсүче бакчасы белән сокландыра.
-
Татарстан халкын июль аенда тагын бер өстәмә ял көне көтә
Корбан бәйрәме уңаеннан 31 июль республикада эшләми торган көн дип игълан ителде.