10 гыйнвар 2020 яңалыклары
-
Чирмешәндә “Бердәмлек – Единство” хәйрия фонды мохтаҗларга булыша
Арабызда миһербанлы, мөрхәмәтле кешеләр күп булуына кабат инандым - районыбызда яшәүче бер төркем егетләр “Бердәмлек – Единство” хәйрия фонды оештырганнар. Якташларыбыз актив эшчәнлек алып баралар һәм инде байтак кешегә ярдәм кулы сузганнар.
-
Ульяновкада Раштуа бәйрәмендә авылдашларын җыр җырлап котладылар
Ульяновка авылы чиркәве каршында эшләп килүче якшәмбе мәктәбе укучылары, укытучылары Ирина Ермолаева җитәкчелегендә, 7 гыйнвар – Раштуа көнендә йорттан-йортка кереп, бәйрәм җырлары башкарып, авылдашларын тәбрикләделәр. Ә хуҗалар, үз чиратында, балаларны тәм-томнар белән сыйладылар.
-
Салават Фәтхетдиновка - 60
Бүген Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил премияләре лауреаты, җырчы Салават Фәтхетдиновка 60 яшь тулды.
-
Чирмешән районында Полиция Кыш бабае бүләкләр өләште
Полиция Кыш бабае быел да дистәләгән баланы татлы бүләкләр белән сөендерде.
-
Чирмешәндәге Чыршы янына әкият геройлары килде
Кышкы каникулда район үзәгендәге үзәк чыршы янәшәсендә берничә көн рәттән бала-чага тавышлары тынмады. Бәйрәмгә килгән Кыш бабай белән Кар кызы мондагы күңелле Яңа ел чараларын тагын да кыздырып җибәрделәр.