10 гыйнвар 2019 яңалыклары
-
Чирмешәнлеләргә чүп чыгару бәясен тариф буенча комитет билгели
2017 ел башында Утыз Имән авылындагы халык җыенында иң соңгы мәсьәлә итеп чүп җыю, тапшыру турында хәбәр ителде. Шунда 100 дән артык кеше арасыннан 15 ләп кеше генә кул күтәреп әлеге мәсьәләне кабул иттеләр.
-
Яңа елга - авылдашлар бүләге
Түбән Чегодайда туып-үскән, хәзер читтә яшәүче якташлары Рөстәм Вәлиуллин, Марат һәм Равиль Галләмовлар, Фәрит Гыйниятуллин, Фәрһат Мортазиннар авылдашларына Яңа ел бәйрәмендә бүләк ясаганнар.
-
Чирмешәндәге "Мөшбикә" мәчетендә балалар ял итте
Үткән ел гына ачылган “Мөшбикә” мәчетендә кышкы каникул көннәрендә мәктәп укучылары өчен лагерь эшләде.
-
Чирмешән районында 2018 елда 129 бала туган
Районда бу елда беренче туй 15 гыйнварда була. Бу көнне Бәркәтә авылына килен төшә, кәләш - Аксубай районыннан.
-
Түбән Кәминкә юбилярын Россия Президенты да котлады
90, 95 һәм 100 яше тулган ветераннарны гомер бәйрәме белән котлап, Россия Президентының шәхси котлау хатын, район башлыгы бүләген тапшыру традициясе быел да дәвам итәчәк.
-
Чирмешән районында халык җыеннары башлана
Районның авыл җирлекләрендә 14-25 гыйнвар көннәрендә халык җыеннары үтәчәк.