9 август 2024 яңалыклары
-
Помидор орлыгын ничек алырга?
«Бакчачы Лилия» сәхифәсен алып баручы блогер бакчачылык буенча киңәшләр бирә. Бу юлы ул помидор орлыгын ясарга өйрәткән.
-
«Дусларын җирләп кайтып киләләр иде». Авариядә ике егет һәм өч кыз үлгән
7 августта Красноярск краеның Боготольский районында авариядә 5 кеше һәлак була. Егетләр һәм кызлар дусларын җирләп кайтып килә торган булган.
-
Татарстанда 50 кеше суга батып үлгән
Ел башыннан Татарстан сулыкларында 50 кеше батып үлгән. Су корбаннарының дүртесе – балалар. Бу хакта Татарстанның кече суднолар буенча баш инспекторы Юрий Венедиктов матбугат очрашуында сөйләде.
-
Чирмешән районы – иң яхшылар арасында
Чирмешән районы дәүләт йомгаклау аттестациясен уздыруны оештыру буенча иң яхшы муниципалитет дип танылган.
-
Татарстанда кисәтү игълан ителде
Татарстан Гидрометеоүзәге, республикага бик көчле яшенле яңгыр, көчле җил һәм боз якынлашу сәбәпле, кисәтү игълан иткән. Һава торышы инде бүген үк кичен бозыла.
-
Татарстанда 15 яшьлек питбайкер атка бәрелеп һәлак булган
Татарстан прокуратурасы 15 яшьлек үсмер һәлак булган урыннан видео урнаштырган. Кичә ул питбайкта атка бәрелеп үлгән.
-
Чирмешәндә “Суган басуы”нда көтеп калабыз
10 августта Чирмешәндә “Суган басуы” фестивале узачак.
-
Республикада җылы, әмма явым-төшемле һава торышы саклана
Республикада, элеккечә үк, явым-төшемле җылы һава саклана. Ял көннәрендә – 10–11 августта урыны белән яшенле көчле яңгырлар, секундына 15–17 метр тизлектә җил көтелә. Көндез термометр +19…+24 градус күрсәтәчәк. Төнлә дә җылы: +12….+17 градус.