8 ноябрь 2019 яңалыклары
-
Ветераннарга поездга билет - бушлай
Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидлары 2020 елның 1 гыйнварыннан поездларда ел буена бушлай йөри алачак. Бөек Җиңүнең 75 еллык юбилее уңаеннан "Русия Тимер юллары" җәмгыяте шундый акция игълан иткән.
-
Янгын турында хәбәр җиткерү җайланмалары 67 кешене коткарган
Быел 20 меңнән артык йортта шундый җайланмалар урнаштырылган.
-
Укытучы укучының битен яндырган
Бу коточкыч хәл химия дәресендә булган.
-
Чирмешән районында да лейкоз авырулы сыерлар бар
Быел район торак пунктларында барлык сыерларны да лейкоз чире уңаеннан ике тапкыр тикшердек, бу эш Чирмешән ветеринария лабораториясендә ике тапкыр башкарылды. Тикшерү нәтиҗәләрен лейкоз табылган мал ияләрен таныштыру өчен авыл җирлекләре башлыкларына һәм ветеринария табибларына җибәрдек.
-
Бәркәтәдә “Күршеләр”не ошаттылар
Шаяннар һәм тапкырлар клубының Бәркәтәдә узган зона уеннарында Түбән Кәминкә (“Күршеләр”) һәм Туймәт (“Юмор иттарткычы”) авыл җирлекләре командалары барлык сынауларны да уңышлы үтеп, финалга чыктылар.
-
Галимнәр начар йокының куркыныч булуын ачыклаган
Калифорния университеты галимнәре тәүлегенә ничә сәгать йоклауга карап, психик халәтнең үзгәрүен күзәткән.