8 август 2019 яңалыклары
-
Якты Тауда юбилейга әзерләнәләр
17 августта Якты Тауда, авылның оешуына 90 еллыгы уңаеннан, “Авыл көне” булачак.
-
Чирмешәндә Корбан гаете кайчан була?
11 августта Корбан бәйрәмен билгеләп үтәчәкбез. Район мәчетләрендә бу көнне 5 сәгать 45 минутта Коръән укылачак, бәйрәм вәгазе сәгать 6 да, ә гает намазы 6 тулып 30 минут үткәч башлана.
-
Чирмешән районында быел 111 кешегә пенсия билгеләнгән
Бүген районда 5878 пенсионер исәпләнә, агымдагы елның соңгы җиде аенда 111 кешегә пенсия билгеләнгән. Районда пенсияләрнең уртача күләме – 12 мең 980 сум.
-
Чирмешәндә узган футбол ярышына Самара өлкәсеннән дә килделәр
Чирмешәндә Яшьләр һәм Физкультурачылар көне уңаеннан футбол буенча ярышлар узды.